news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сургутта Казан мәктәбендәге атыш вакытында һәлак булучыларны искә алдылар

Кешеләр кайгы почмагына чәчәкләр, тәм-томнар һәм уенчыклар алып килде, шәмнәр кабызды.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Кичә, 12 майда, Сургут шәһәре татарлары Милли-мәдәни автономиясе янында, Казанның 175нче гимназиясендәге атыш вакытында һәлак булучыларны искә алып, хәтер акциясе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кешеләр кайгы почмагына чәчәкләр, тәм-томнар һәм уенчыклар алып килде, шәмнәр кабызды. Көндез биредә шәһәр хакимияте вәкилләре, волонтерлар да булды.

Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннары белән бергә социаль челтәрләрдән файдаланучылар да кайгыра, алар #казаньмыстобой хэштегы белән теләктәшлек сүзләре яза.

Шунысын да искәртик: соңгы мәгълүматлар буенча, 175нче гимназиядәге атыш вакытында 9 кеше (шуларның җидесе – бала, икесе – укытучы) һәлак булды, 20 кеше хастаханәдә ята. Аларның яртысы – авыр хәлдә һәм исән калу өчен көрәшә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100