news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җиңел автомобиль юлдан самокатта барган егетне бәрдергән

Нәтиҗәдә, егет төрле тән җәрәхәтләре алган.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Шәһәр дәүләт автоинспекциясеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте кичә иртән Родина урамында булган.

Hyundai автомобиленең йөртүчесе, кисәк кенә юлга чыгып, юлдан самокатта барган 26 яшьлек егетне бәрдергән.

Нәтиҗәдә, егет төрле тән җәрәхәтләре алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100