Татарстаннан билгеләнгән сенатор Олег Морозовның  ярдәмчесе коронавирустан үлгән

Федерация Советы әгъзасы авыру белән бәйле куркынычны дөрес бәяләмәүчеләрне тәнкыйтьләде.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстаннан билгеләнгән сенатор Олег Морозовның ярдәмчесе Шамил Ильясов Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булды. Бу хакта Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов үзе Фейсбук социаль челтәрендәге сәхифәсендә язган.

«<…> менә миндә беренче югалту. Санкт-Питербургта минем дустым һәм ярдәмчем Шамил Ильясов коронавирустан үлде», — дип хәбәр итте Олег Морозов.

Шул ук вакытта сенатор коронавируска бәйле куркынычны дөоес бәяләмәгән кешеләрне тәнкыйтьләде. «Авыру йоктыручыларга үлем янавына ышанмаган һәркемгә. Әгәр дә бу шәхсән сезгә, сезнең дусларыгызга һәм якыннарыгызга кагылмаса, сезнең өчен шат», — дип язган ул.