Казанда зур тизлектә юлдан читкә очкан автомобильнең йөртүчесе шунда ук үлгән

Авария кичә Коләхмәтов урамындагы 25/2нче йорт каршында булган.
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Казанда зур тизлектә юлдан читкә очкан чит ил автомобиленең 67 яшьлек йөртүчесе шунда ук үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.«Кичә 16.00 сәгатьтә «Фольксваген» автомобилен идарә итүче 67 яшьлек ир-ат Коләхмәтов урамындагы 25/2нче йорт ишегалдыннан чыккан вакытта, башлангыч мәгълүматларга караганда, тизлеген арттыру нәтиҗәсендә идарәсен югалткан һәм газонга килеп кергән. Биредә туктап торган «Шевроле Кобальт» автомобиленә килеп бәрелгән», - дип искәрттеләр Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә.Авария нәтиҗәсендә чит ил автомобиль йөртүчесе шунда ук үлгән. «Фольксваген»дагы 63 яшьлек пассажирның башы җәрәхәтләнгән.