news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Covid-19 вирусына каршы чаралар катгыйланды

20 яшьтән кечерәк һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен чикләүләр кертелде.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Төркия Президенты Тайип Эрдоган илдә коронавирусның яңа очраклары арту сәбәпле, мөселманнар өчен изге Рамазан аеның беренче ике атнасында чикләү чараларын катгыйландыруны игълан итте. Бу хакта РИА Новости яза.

«Коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, Төркия хөкүмәте чикләү чараларын катгыйландырырга карар кылды. Рамазан аеның беренче ике атнасында шәһәрара элемтә тыела, 20 яшьтән кечерәк һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен чикләүләр кертелде, комендант сәгатенең дәвамлылыгы арттырылды. Рестораннарның эшләү режимы үзгәрде», - диде Эрдоган телевидение аша мөрәҗәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100