Казанда кыска ялганыш аркасында балалар бакчасында эвакуация үткәрелгән

Бакча персоналы 207 баланы һәм 14 хезмәткәрне урамга чыгарган.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда 395нче балалар бакчасында кыска ялганыш аркасында эвакуация үткәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген 12.25 сәгатьтә Серов урамындагы 395нче балалар бакчасында төтен чыгуы турында хәбәр килгән. Бакча персоналы тиз арада 207 баланы һәм 14 хезмәткәрне урамга чыгарган.

Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр бинаның беренче катында кыска ялганыш булуын ачыклый. Беркем дә зыян күрмәгән.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр вакытлыча Коләхмәтов урамындагы 97нче балалар бакчасына күчерелгән.