420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Казан кешесе чит ил машинасында 5 яшьлек кызны бәрдерә. Бала җитди имгәнә. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
«Шевроле» машинасының 43 яшьлек шоферы Побежимов урамындагы 46нчы йорт ишегалдында барганда, куркынычсыз тизлек сайламаган һәм йөгереп чыккан 5 яшьлек кызны бәрдергән.
Авария вакытында бала әти-әнисе белән булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кыз баланың башы җәрәхәтләнә һәм аяклары сына.