Изоляция чорында Казанда җинаятьчелек кимегән, әмма кеше үтерү очраклары арткан

Соңгы ике атнада Татарстан башкаласында азык-төлек кибетләрен басу очраклары арткан.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Изоляция чорында Казанда җинаятьчелек кимегән, әмма кеше үтерү һәм урлау очраклары арткан. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Карантин чаралары кертелүгә бәйле рәвештә теркәлгән җинаятьләр саны кимеде. Беренче атнада ул — 8, ә икенчесендә 14 процентка азайды. Шул ук вакытта, кеше үтерү, көнкүрештә кылынган сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән бәйле һәм исерек хәлдәге затлар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны артты», — диде спикер.

Ул шулай ук соңгы ике атнада шәһәрдә урлау очраклары күбәюен дә билгеләп үтте. Нигездә, мондый җинаятьләр кибеттә кылына — казанлылар азык-төлек һәм исерткеч эчемлекләр урлый.