420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда яшәүче ир-ат, йөзен медицина битлеге белән каплап, микрозаймнар офисын талаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Февраль ахырында полиция бүлегенә микрофинанс учреждениесе хезмәткәре мөрәҗәгать иткән. Ул офиска медицина битлеге кигән ир-ат кереп, акча таләп итүе хакында сөйләгән. Куркып калган кыз касса һәм сейфтагы бөтен акчаны талаучыга чыгарып биргән. Нәтиҗәдә, ир-ат кесәсен 37 мең сумга калынайткан.
Полицейскийлар әлеге җинаятьтә шикләнелгән ир-атны бер атнадан соң үз йорты янында кулга алган. 39 яшьлек ир-атның гыйнвар башында шәһәрнең Мәскәү районында кылынган тагын шундый ук җинаятьтә катнашы булуы ачыкланган.
Әлеге уңайдан «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атны сак астына алганнар.