Казанда 15 яшьлек кызны бәрдергән машина йөртүче тоткарланган

Кулга алынучыга якын арада чик кую чарасы билгеләнәчәк.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Казанда 15 яшьлек кызны бәрдергән машина йөртүче тоткарланган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

«Узган якшәмбедә 15 яшьлек кызны бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән машина йөртүче тоткарланган. Якын арада аңа чик кую чарасы билгеләнәчәк», – дип сөйләде агентлыкка шәхси чыганак.

«Татар-информ» элек якшәмбе, 10 март көнне, Ершов һәм Курашов урамнары киселешендә «Фольксваген» йөртүчесе кызыл утка чыгып, 15 яшьлек баланы бәрдергән һәм урыннан качып киткән , дип хәбәр иткән иде.

Кыз баланың башы каты җәрәхәтләнгән һәм ул ашыгыч рәвештә 7нче шәһәр хастаханәсенә китерелгән. Табиблар баланың хәле бик авыр дип бәяли – кыз кома хәлендә реанимациядә ята.