Татарстан таможнясы республикада Таможня берлеге законнарын бозып йөргән 65 берәмлек автомобильне ачыклаган

Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мавликов аферистларның мошенниклык схемасы хәйләсен шәрехләде

 (Казан, 13 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан таможнясы 2013 елда 1590 берәмлек транспорт чарасын чик аша үткәрүгә рөхсәт биргән, ягъни алар Таможня берлегенең барлык, шул исәптән экологик таләпләренә, туры килгән. Андый автомобильләрне сату яки башка кешегә тапшыру мөмкинлеге бар.

Шулай ук автотранспорты белән теге яки бу ил гражданы физик зат буларак 1 ел вакыт РФ территориясендә закон нигезендә була ала, мисалга, әгәр 2 айга дип рәсмиләштерә икән, кирәксә, аның вакытын озайттыра ала, әмма 1 ел кысаларыннан чыкмаска тиеш. Андый транспорт чараларына таләпләр бик аз, мисалга, җирлекнең экологик стандартларына туры килмәскә дә мөмкин (Татарстанда “Евро 3”, “Евро 4” булуы шарт, алга таба – “Евро 5” һ.б.), шулай да, тыюлар каралган: башка затка тапшырырга, сатарга ярамый һ.б.

Былтыр Татарстан таможнясы аша физик затлар тарафыннан вакытлыча кертелгән автотранспорт чараларына карата административ хокук бозу очраклары сизелерлек арткан. Мисалга, физик затлар автомобилен вакытлыча РФ территориясенә, аерым алганда, Татарстанга кертеп тә, Таможня берлеге законнарында каралган шартларга каршы килеп, икенче бер затка файдалануга тапшыру, сату һ.б. шундый очраклар буенча РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 16.24 нче маддәсенең 2 нче өлеше буенча 75 эш кузгатылган, һәм биредә 65 транспорт чарасы турында сүз бара. 2012 елда исә 4 автомобильгә карата 4 административ эш кузгатылган булган. Ләкин законсыз калдырылган автомобильләрне күбрәк санда ачыклау – ул Татарстан таможнясының ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ белән тыгызрак элемтәдә эшләү нәтиҗәсе, бу исә республика юлларында “качып-посып” йөрүчеләрне киметү, транспорт һәлакәтләрен профилактикалау мөмкинлеге бирә, чөнки еш кына андый автомобильдәгеләр транспорт һәлакәте урыныннан качып китә.

Бүген Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мавликов “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында журналистларга шундый белешмәләр бирде, журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап тотты. Татарстан таможнясының физик затлар тарафыннан вакытлыча кертелгән транспорт чараларына бәйле хокук бозуларны ачыклау буенча эш нәтиҗәләре темасына сөйләшүдә аның урынбасары вазифаларын башкаручы таможня хезмәте майоры Сергей Кремезной да катнашты.

Журналистларның игътибарын юнәлтеп, ведомство җитәкчесе Таможня берлеге законнарын бозу схемасы хәйләләре турында аңлатма бирде. Чит ил кешесе Таможня берлеге территориясенә чит илдә теркәлгән автотранспорт чарасын алып керә, аннары Интернет аша чит ил машинасы сатылуы турында игълан тарата, бәясе, сатып алучыны җәлеп итү өчен, – Россиядә базар бәясеннән 2 тапкырга юньрәк. Сатканда, андый транспортның документлар комплекты да (автомобильнең теркәлүе турында таныклык, ышаныч язуы, пассажирлык таможня декларациясе) россияле яңа хуҗага тапшырыла. Аферистлар әлеге транспорттан файдалануда, сатуда һәм милек белән башка төр эш итүдә Россия территориясендә бернинди проблема булмаячак, дип вәгъдәли, видеофиксация штрафлары килми (чөнки ЮХИДИ аша теркәлмәгән), транспорт салымы түләргә кирәкми, ДАИ, таможня белән бернинди проблема чыкмый, дип, безнең беркатлы гражданнарның башын бутый, ләкин бу чынлыктагыдан ерак, ди Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мавликов.

Андый автомобиль сатып алган кеше, бер үк вакытта, проблемалар да төяп ала булып чыга. Беренчедән, автомобильнең территориядә булу вакыты чикләнгән, димәк, таможня органнары аны ачыклагач, автотранспорт тартып алына, хуҗасына штраф салына. Шулай булгач, андый транспорт сатып алучы машинага түләгән акчасыннан да, тимер атыннан да коры кала, ә сатучы чит ил кешесенә берни булмый, ягъни гамәлдәге законда аңа карата җәза каралмаган - мошенникларны нәкъ менә шул җәлеп итә дә. Татарстан биләмәләрендәге юлларда законсыз җилдереп барганда тотылган 65 автомобиль Идел буе федераль округы буенча ачыкланган шундый транспорт чараларының 24,5 процентын тәшкил итә, дип билгеләп үтте таможня хезмәте генерал-майоры Альберт Мавликов.

Татарстанга чит илләрнең физик затлары, шәхси файдалануга дип, Кыргызстан, Литва, Латвия, Эстония, Болгария, Бөекбритания кебек илләрдән автомобильләрен алып килеп сата яки башка берәүгә тапшыра, арада иң күбе – Балтыйк буе илләреннән.

Хәзерге вакытта Казанның Яңа Савин районы суды тарафыннан 33 административ эш буенча транспорт чараларын конфискацияләү турында карарлар чыгарылган, аларның гомуми бәясе 6, 847 млн. сумга якын.

Татарстан таможнясы хокук бүлегенең тәүлек әйләнәсе эшли торган “ышаныч телефоны” гамәлдә: (843) 291-92-93, димәк, гражданнарыбыз теге яки бу хокукый мәсьәләдә мөрәҗәгать итсеннәр, дип матбугатчылар аша татарстанлыларга мөрәҗәгать итте әлеге хезмәт башлыгы А.Мавликов.