Буада өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергән ир-ат һәлакәт урыныннан качып киткән

Нәтиҗәдә, зыян күрүче үлгән

 (Казан, 13 март, “Татар-информ”). Кичә Әлмәт-Яңа Кәшер юлының 8нче чакрымында "ВАЗ-2121" автомобиленең 1956 елгы йөртүчесе тизлеген арттырып каршы як полосага чыккан һәм ВАЗ-2107 машинасына бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә, 1994 елгы зыян күрүче, алган тән җәрәхәтләреннән, урында ук һәлак булган.

Шулай ук Буа шәһәренең Жорес урамында "ВАЗ-21099" автомобиленең 1988 елгы йөртүчесе югары тизлектә барган һәм тиешсез урыннан юлны аркылы чыгып баручы 1933нче елгы җәяүле хатын-кызны бәрдергән, анысы урында ук җан тәслим кылган. Гаепле зат исә һәлакәт булган җирдән качып киткән, әмма соңрак тоткарланган.
11март көнне Алабугада, Балык Бистәсе, Түбән Кама районнарында да берешәр юл һәлакәте булган, аларда 3 кеше үлгән 1 кешенең тәне җәрәхәтләнгән.

Соңгы тәүлекләрдә Татарстан территориясендә теркәлгән юл хәрәкәтен бозу очракларының 33е – исерек хәлдә руль артына утыру, 66сы– тиешсез урында каршы як полосага чыгу, 79ы – балаларны махсус җайланмаларсыз утыртып бару, 568е – куркынычсызлык каешын эләктермәү белән бәйле булган, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.