news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевскида салкында өшегән баланың апасын да Казан хастаханәсенә алып киләләр

Кызның бармакларына зыян килгән, хәле уртача авырлыкта.

Алексеевскида салкында өшегән баланың апасын да Казан хастаханәсенә алып киләләр
Владимир Васильев

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Алексеевск районында салкында өшегән баланың дүрт яшьлек апасын да Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киләләр. Биредә табиблар өшегән малайны коткара. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына клиника матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Икенче баланың хәле тотрыклы», — дип ачыклык керттеләр Республика балалар клиник хастаханәсендә. Аңа кадәр кыз бала Алексеевск үзәк район хастаханәсендә иде. Кызның бармакларына зыян килгән, хәле уртача авырлыкта.

Клиникада сөйләүләренчә, салкында өшегән бер яшьлек баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр инде. Ул реанимациядә, хәзер табиблар баланың сәламәтлеге өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

Алексеевск районында ике бала салкында өшегәннән соң, прокуратура тикшерү башлаган.

Татарстанда бер яшьлек бала салкында өшегән, ул бик авыр хәлдә, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100