news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ЮХИДИ юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли

Родина урамында иртән иртүк машина йөртүче хатын-кызны бәрдергән һәм качып киткән.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Казанда ЮХИДИ юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли. Һәлакәттә җәяүле башын җәрәхәтләгән һәм сынган урыннары бар. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә иртән 4 сәгать 30 минутта Родина урамында 57 яшьлек хатын-кызны машина бәрдергән. Машина йөртүче авария урыныннан китеп барган, ә зыян күрүчене баш мие җәрәхәтләнгән, баш мие селкенгән, умыртка һәм кабыргалары сынган хәлдә хастаханәгә китергәннәр.

Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларыннан (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннарына шалтыратып, җавап бирүләрен сорый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100