13 яшьлек кызга карата җенси азгынлык гамәлләре кылган ир-ат эшен суд карый

Тикшерү фаразлаганча, ир-ат бу җинаятьне метрода кылуда шикләнелә

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе Казан шәһәре Вахитов районы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан, 52 яшьлек А. К. га карата җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән. Ул РФ ҖинаятьКодексының 135 нче маддәсенең 2 нче часте (14 яше тулмаган затка карата азгынлык гамәлләре кылу) буенча җинаять кылуда гаепләнә.
Тикшерү фаразлаганча, 2012 нче елның 3 октябрендә иртән Казан метрополитены электропоездында вакытта, “Кремль” һәм “Тукай мәйданы” станцияләре арасында, К. 13 яшьлек кызга карата җенси азгынлык гамәлләре кыла. Метродан чыккач, укучы әти-әнисенә шалтырата, соңгылары хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Метрополитенның күзәтү камералары язмаларын карап кыз ир-атны таный. Моннан тыш, зыян күрүче алдагы көнне дә шушы ук вакытта әлеге ир-ат белән метрода баруы турында әйтә.
5 нче октябрь көнне шикләнелүче метрополитен станцияләренең берсендә кулга алына.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Тикшерү җитәрлек дәлилләр туплаган, моңа бәйле рәвештә, җинаять эше гаепләү йомгагы белән Казанның Вахитов районы судына тапшырылган. Бу хакта РТК ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.