Татарстан аучысы Чувашиядә үлгән

Ир-атны поезд бәрдереп киткән.
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзән шәһәре кешесе Чувашиядә тимер юлда алган җәрәхәтләрдән үлгән, дип хәбәр итә җирле вакытлы мәгълүмат чаралары.Төрләмә-Свияжск станцияләре арасында 73 яшьлек Яшел Үзән шәһәре кешесе мәетен табып алганнар. Аның шәхесен кесәсендәге аучылык билеты аша ачыклыйлар. Мәет яннан ерак түгел ау мылтыгы да табылган.Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат тимер юл кырыеннан барган һәм күз күреме начар булу сәбәпле, якынлашып килгән поездны күрмәгән, ә ул аны бәрдереп киткән.Әлеге факт буенча Чувашия Россия Эчке эшләр министрлыгының тимер юл линия бүлегендә тикшерү эшләре башланган.