Казанның 175нче гимназиясе директоры үзен ваемсызлыкта гаепләүләрен танымый

Фаҗига 11 майда булды. 19 яшьлек Илназ Галәвиев Казанның 175нче гимназиясенә кораллы һөҗүм оештырды.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанның 175нче гимназиясе (анда 11 май көнне Илназ Галәвиев кораллы һөҗүм оештырды) директоры Әминә Вәлиева үзен ваемсызлыкта гаепләүләрен танымый. Аның адвокаты Руслан Нагиев агентлыкка белдергәнчә, сентябрь аенда директорга карата гаепләү белдерелде.

«Ул үз гаебен кире кага. Вәлиева мөмкин булганның барысын да эшләде. Ул үз бурычын үтәде. Хәзерге вакытта тикшерү бара», — диде Вәлиеваның адвокаты.

Ул билгеләп үткәнчә, директорның дөрес эш итүе нәтиҗәсендә генә фаҗиганең тагын да аянычрак нәтиҗәләргә китерүенә юл куелмаган. Нәкъ менә ул укытучылар һәм укучыларга бүлмәләргә кереп бикләнергә кушкан.

Шунысын да искәртик: фаҗига 11 майда булды. 19 яшьлек Илназ Галәвиев Казанның 175нче гимназиясенә кораллы һөҗүм оештырды. Нәтиҗәдә, тугыз кеше һәлак булды, шуларның җидесе — балалар. Тагын 23 кеше яраланды.

Галәвиев пыяла ишеккә атып бинага үтеп керә, шуннан соң хатын-кызны яралый. Бу вакытта мәктәп директоры укытучыларны һәм укучыларны куркыныч янавы турында кисәтергә өлгерә.

Галәвиевне кулга алалар. Тикшерү эше бара. Хәзерге вакытта Галәвиев Санкт-Петербургка экспертизага озатылган.