Россиянең Япониядәге илчелеге тайфун аркасында Токиога сәфәрдән тыелырга өнди

Иң югары дәрәҗәдә куркыныч коеп яуган яңгырларга бәйле, алар берничә дистә елга бер тапкыр була.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең Япониядәге илчелеге Россия гражданнарын Токио сәфәр кылудан тыелырга, шулай ук якынлашып килүче «Хагибис» тайфуны аркасында низин һәм тоннельләрдән качарга өнди. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк Япония хакимиятләре, Токионы да кертеп, җиде префектурада яңгырлар тайфуннар аркасында коеп яуган яңгырлар иң югары куркыныч дәрәҗәсен игълан иткән иде. Япониядә 19 номеры белән теркәлгән «Хагибис» тайфуны якынаю аркасында иң югары куркынычлылык дәрәҗәсе Токио, Гумма, Сайтама, Канагава, Яманаси, Нагано, Сидзуока префектуралары шәһәрләрендә игълан ителгән. Иң югары дәрәҗәдә куркыныч коеп яуган яңгырларга бәйле, алар берничә дистә елга бер тапкыр була.

«12 октябрьдә Токиода бер көн эчендә 500-600 мм явым-төшем булырга мөмкин, 1958 елның сентябрендә Ида (Каногава) тайфуны вакытында 371,9 мм булган. 12 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр яңгыр һәм җил көчәячәк. Түбән урында, тоннельдә булудан сакланыгыз, хәтта шәһәр буенча җәмәгать яки шәхси транспортта йөрүдән тыелыгыз", диелгән Россиянең Токио шәһәрендәге дипмиссиясенең Facebook хәбәрендә.

Илчелектә шулай ук Япония метеорология агентлыгы һәм яңалыклар агентлыклары сайтында мәгълүмат һәм инфографияне күзәтүне, су басу турындагы кисәтүләргә җитди карауларын сорыйлар.