Казанда «Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами» оешмасының республика бүлеге башлыгын кулга алдылар

Террорчылык эшчәнлеге оештыруда гаепләнүче Илдар Әхмәтҗановка гомерлек төрмә яный.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Казанның Вахитов районы суды «Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами» оешмасының республика бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗановны сак астына алды.

"Татар-информ" Татарстанда махсус операция вакытында, Россия Югары суды белән тыелган “Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами” халыкара террорчылык оешмасының Россиядәге "канаты" башлыгы һәм төбәк бүлекчәсе җитәкчеләре тоткарланган, дип хәбәр иткән иде..

41 яшьлек Илдар Әхмәтҗановны Чистайда тоткарладылар. Тикшерүчеләр фикеренчә, нәкъ менә ул Россиядә тыелган «Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами» оешмасының республика бүлеген җитәкли.

Илдар Әхмәтҗанов үз гаебен танымый. Аны гомерлеккә рәшәткә артына озатырга мөмкиннәр.