Казанда трамвай юлында чит ил машинасы әйләнгән

Юл һәлакәте Ершова һәм Очкын урамнары кисешендә була.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Казанның Совет районында чит ил машинасы трамвай юлында әйләнгән. Бу хакта социаль челтәрдән кулланучылар хәбәр итә.

Юл һәлакәте Ершова һәм Очкын урамнары кисешендә була.

Машина йөртүче зыян күрмәгән. Юл-транспорт һәлакәте турында тулырак мәгълүмат ачыклана.