Бакыр караклары эзләүдә

Шәхси эшмәкәргә пычак белән янап, кибеттән берәү тартмасы белән “Сони плейстейшн” уен приставкасын урлап качкан

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”). Кичә 13.50 сәгатьтә Алабуганың Нефтяниклар проспекты, 11 адресы буенча урнашкан кибеттә таныш булмаган берәү, шәхси эшмәкәргә пычак белән янап, тартмасы белән “Сони плейстейшн” уен приставкасын урлап качкан. Участок милициясе тарафыннан беркайда да эшләмәүче һәм ПНДда исәптә торган 1980 елгы ир-егет тоткарланган.

Түбән Кама районында июньнән октябрьның 10сына кадәрге вакытта “Татэлектромонтаж” ААҖ складыннан билгеле булмаган затлар 25 бакыр шина урлаган, товарның авырлыгы 1,5 тонна булып, ул 487,5 мең сум дип бәяләнә. Шушы эш буенча җинаятьләрне эзләү бүлеге тарафыннан әлеге предприятиенең 1986 елда туган комплектлаучысы тоткарланган, тагын беркайда да эшләмәүче 1987 елгы ике кеше эзләнә, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы.