Казанның Мәскәү районында ике трамвай бәрелешкән, бер пассажир зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте Соловки юнгалары урамында булган.
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның Мәскәү районында ике трамвай бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.«Соловки юнгалары урамында 1нче маршрут трамваен икенчесе «куып җиткән». Авария нәтиҗәсендә бер пассажир зыян күргән», - дип белдерде алар.Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган хатын-кызга табиблар амбулатор дәвалау билгеләгән.