28 яшьлек Зәй кешесенең кесәсендә гашиш мае йөртүе ачыкланган

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). 6 сентябрьдә Зәйнең юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тикшерүләр уздыру вакытында шәһәрнең 28 яшьлек кешесе чалбар кесәсеннән көрән төстәге наркотик матдә табып ала. Бу хакта район газетасы яза.  Экспертлар әлеге матдәне тикшереп, аның гашиш мае булуын ачыклый. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, диелә хәбәрдә.