Күәмдә мәче хуҗасына ташланган

Мәченең котырган булуы ачыкланган

 (Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Август аенда Әтнә районында ике котыру очрагы расланды: Олы Әтнәдә һәм Күәмдә мәчеләре хуҗаларына ташланган. Соңыннан мәченең котырган булуы ачыкланган.
“Бу урамда да карантин игълан ителә”, – дип хәбәр иттеләр ветстанциядән. Әйтүләренчә, киләсе атнадан авылларга, шәхси хуҗалык терлекләренә украга каршы укол кадарга чыгалар, дип яза “Әтнә таңы” газетасы.