news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мунчада түгелгән бензинга ут төрткән ике баланың тәне пешкән

Тәннәре 40 процентлап өлеше пешкән малайлар икесе дә реанимациядә ята.

Татарстанда мунчада түгелгән бензинга ут төрткән ике баланың тәне пешкән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда мунчада бензинга ут төрткәннән соң, ике баланың тәне пешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке алтынчы яртылар тирәсендә 112 бердәм номерына бер хатын-кыз шалтыратып, Әлмәт районының Васильевка авылында ике баланың тәне пешүе хакында хәбәр иткән.

Ачыкланганча, мунчада бензин һәм май салынган канистра ауган һәм эчендәге сыеклык түгелгән. 10 һәм 14 яшьлек ике малай бензинга ут төрткән һәм шуның нәтиҗәсендә тәннәрен пешергән.

Куллары һәм аяклары 40 процент тирәсе пешкән 14 яшьлек малайны хастаханәгә озатканнар. Кулын, аягын һәм битен пешергән 10 яшьлек малайны да хастаханәгә китергәннәр. Аларның икесе дә Татнефть АҖ медсанчастендә реанимациядә ята.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100