Татарстанның Әлки районында 68 яшьлек хатын-кыз елгада батып үлгән

Фаҗига Кече Чирмешән елгасында булган.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Татарстанның Әлки районында елгада 68 яшьлек бер хатын-кыз батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Кече Чирмешән елгасыннан шушында яшәүче хатын-кыз мәетен алулары турында хәбәр кергән.
Туганнары сүзләренчә, Иске Төмбә авылында яшәүче хатын-кыз елга кырыенда ял иткән һәм коенырга уйлаган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, аның хәле начарланган һәм ул суга баткан. Туганнары, аның гәүдәсен судан алып чыгып, махсус хезмәтләрне чакырган.

Тиздән суд-медицина экспертизасы үткәреләчәк, хатын-кызның үлем сәбәбе шунда ачыкланачак.