420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Татарстан башкаласында Казан – Анталия пассажир рейсы аэробусының буксирга алган вакытта шассие зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә шундый хәбәр алынган. Ачыкланганча, “Атлас-Глобал” авиакомпаниясенең Аэробус-321 экипажы хата ясаган, нәтиҗәдә шассиның алгы өлеше заян күргән.
Барлык 211 пассажир исән-имин яңадан көтү залына озатылган. Авиакомпания тарафыннан пассажирларны якын арада билгеләнгән пунктка озату чаралары күрелә.