Социаль челтәрләр: Бөгелмәдәге юл һәлакәтендә КВНчының гомере өзелгән

Авария Ленин һәм Радищев урамнары чатында булган.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Бөгелмәдә Ленин һәм Радищев урамнары чатында җитди юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә кич белән «КамАЗ» машинасы 9нчы модель автомобиле белән бәрелешкән, бер кеше һәлак булган, тагын берсе хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар. Алар биргән мәгълүматтан күренгәнчә, мәрхүм «Лучшие друзья» һәм «Южный Штат» КВН командаларының әгъзасы булган.