Фото: Бөгелмәдәге авариянең нечкәлекләре билгеле булды

Авария нәтиҗәсендә «Лада» автомобиленең 21 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, 19 яшьлек пассажир хастаханәгә озатылган.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Кичә кич белән Бөгелмәдә килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре билгеле булды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Ленин һәм Радищев урамнары чатында «КамМАЗ» машинасы белән 9нчы модель «Лада» автомобиле бәрелешүе һәм анда КВНчының гомере өзелүе хакында «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткән иде инде. Шул хактагы мәгълүмат "112" Ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына кичә кич белән килде.

Һәлакәт булган урынга янгын сүндерүчеләр, полиция хезмәткәрләре һәм табиблар килә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, двигательләргә ут капмасын өчен, зыян күргән машиналарның аккумуляторларын токтан өзә.

Авария нәтиҗәсендә «Лада» автомобиленең 21 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, 19 яшьлек пассажир хастаханәгә озатылган, тагын бер 20 яшьлек пассажир анда барудан баш тарткан.

Хәзерге вакытта һәлакәтнең ни сәбәпле килеп чыгуы ачыклана.