news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәптә атыш өчен тоткарланган казанлының суд залыннан беренче фотолары чыкты

Галәвиев журналистларның күпсанлы сорауларына җавап бирми.

Мәктәптә атыш өчен тоткарланган казанлының суд залыннан беренче фотолары чыкты

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Казанның Совет судында кичә  Казанның 175нче мәктәбендә атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиевка җәза сайланачак.

Журналистлар суд бинасында процесс башланганчы ук җыелды. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре берничә сәгать Галәвиевны судка китерүләрен көтте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына тоткарланучының адвокаты Александр Гиляжев сөйләгәнчә, процесс башланганчы ул клиенты белән аралашырга җыена. Адвокат нинди җәзага басым ясаячак дигән сорауга, ул клиентының теләсә нинди карарын кабул итәчәген әйтте.

«Мин аның теләсә нинди позициясен уртаклашам. Закон буенча шулай тиеш», — дип аңлатты Гиляжев.

Мәктәпкә һөҗүм итүдә шикләнелүчене суд утырышлары залына керттеләр. Галәвиев журналистларның күпсанлы сорауларына җавап бирми. Судья белән генә аралаша. Ул видео- һәм фотога төшерүгә каршы түгелме дигән сорауга, каршы килмим, дип җавап бирде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 11 майда Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган казанлыны судка китергәннәр. Тугыз кеше һөҗүм корбаны булган, тагын 23 кеше яраланган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100