news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда күп катлы йортта янгын чыгып, фатирда кухня җиһазлары янды

Янгын Лукин урамындагы йортларның берсендә булды.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Казанның Лукин урамында күп катлы йортларның берсендә янгын чыкты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Янгын турында хәбәр кичке бишенче яртыда 101нче янгын сагы номеры буенча алынган. Бишенче каттагы фатирларның берсендә дүрт квадрат метр мәйданда кухня җиһазлары яна башлаган.

Тиз арада килгән янгын сүндерүчеләр утны сүндергән, анда яшәүчеләрнең берсенә дә зыян килмәгән. Башлангыч фараз буенча, янгын электр җиһазын дөрес кулланмаудан чыккан булырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100