Казан кешесе машина алам дип, мошенникларга 2 млн сумга якын акча күчергән

Бераз да шикләнмичә, ир-ат каракларга ике тапкыр зур күләмдә акча күчерә.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Социаль челтәрләр аша машина сатып алам дип, Казан кешесе мошенникларга 2 миллион сумга якын акча күчергән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Ямашев» полиция бүлегенә 25 яшьлек ир-егет мөрәҗәгать иткән. Ул социаль челтәрләрнең берсендә Германиядән кайтарыла торган «Мерседес» автомобилен 30 процентлы ташлама белән сату турында белдерү кызыксындырды, дип сөйләгән.

Машина сатып алу барышы уңаеннан, Казан кешесе үзенә кул куелган килешүне электрон рәвештә җибәргән Игорь белән элемтәдә торган. Ул аңа 1 565 000 сум акча күчергән, үзенә исә автомобиль фотосын һәм машинага документларны җибәргәннәр.

Килешү нигезендә, «Мерседес»ны ул Казанда 8 май көнне көткән. Әмма май башында, янәсе, таможня контролен узу өчен, тагын 324 000 сум акча сораганнар. Ир-ат күрсәтелгән сумманы җибәргән. Ә аннары ул интернетта видеоязма күреп алган. Анда ул автомобильгә заказ биргән оешма җинаятен ачканнар. Ул бу хакта Игорьга хәбәр иткәч, тегесе аны блокировкалаган, бөтен язышкан язмаларны юкка чыгарган.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.