Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда юл һәлакәтендә дүрт егет зыян күргән, берсенең гомере өзелгән
Зур тизлектә хәрәкәт иткән чит ил машинасы тимер-бетон коймага килеп бәрелгән.
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстаның Яшел Үзән районында чит ил машинасы әйләнеп капланган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Башлангыч мәгълүматларга караганда, кичә төнлә М7 юлының 100нче чакрымында «Мазда» автомобиле белән идарә итүче 22 яшьлек егет тизлеген арттырып каршы як полосага чыккан. Ул тимер-бетон коймага килеп бәрелгән һәм әйләнеп капланган», – дип сөйләделәр полициядә.
Һәлакәт аркасында җиңел машинаның 22 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак булган. Машина йөртүчене һәм аның 22, 21 һәм 17 яшьләрдәге өч пассажирын хастаханәгә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз