Татарстанда май аеның 11 көнендә юл-транспорт һәлакәтендә 16 кешенең гомере өзелгән

160тан артык кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда май аеның 11 көнендә булган 134 юл-транспорт һәлакәтендә 16 кешенең гомере өзелгән һәм 160тан артык кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Узган яллар һәм бәйрәм көннәрендә дә фаҗигале хәлләр булган. Бу хакта бүген ТР ЮХИДИ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
9 майда 23.30 сәгатьтә Яшел Үзән районында “ВАЗ-21074” автомобиленең 1963 елгы йөртүчесе куркынычсызлык тизлеген сайламаган һәм кюветка төшеп киткән. Һәлакәт нәтиҗәсендә йөртүче алынган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән. Автомобильнең 1964 елгы пассажиры Үзәк район хастаханәсенә озатылган.
Алабуга районында 10 майда 23.40 сәгатьтә “ВАЗ-11113” автомобиленең 1975 елгы йөртүчесе (Менделеевскида яшәүче) тизлеген арттырып каршы як полосага чыккан һәм 1956 елгы алабугалы идарәсендәге “ВАЗ-21093” автомобиленә бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “ВАЗ-11113” автомобиленең 1970 елгы пассажиры (алабугалы) алынган тән җәрәхәтләреннән үлгән. Шулай ук һәлакәттә тагын 4 кеше зыян күргән, алар барысы да төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.