Түбән Камада юл һәлакәтендә бер ир-атның гомере өзелгән

Бер атнада Түбән Кама районы юлларында 7 җитди юл һәлакәте теркәлгән, бер кеше үлгән
(Түбән Кама, 12 май, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Камада юл һәлакәтендә бер ир-атның гомере өзелгән. Фаҗига кичә 22 сәгать тирәсендә Балчыклы һәм Шәңгәлче авыллары арасындагы юлда булган.
“Toyota” автомобиле йөртүчесе кинәт юлга йөгереп чыккан 1961 нче елгы ир-атны бәрдергән. Зыян күрүче алынган җәрәхәтләрдән юл-транспорт һәлакәте урынында ук үлгән.
Узган атнада Түбән Кама муниципаль районы юлларында 7 җитди юл һәлакәте теркәлгән. Бу чорда дәүләт автоинспекторлары тарафыннан транспорт белән исерек килеш идарә иткән 56 йөртүче ачыкланган, 49 машина штраф түләтелә торган урынга куелган, дип хәбәр иттеләр Түбән Кама ЮХИДИ пропаганда бүлегендә.