news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә ике күперне язгы ташу суларыннан арындырдылар

Республиканың Буа, Нурлат һәм Азнакай районнарындагы дүрт күпер Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы контролендә кала.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике торак пунктта тәүлек эчендә ике күперне һәм өч йорт яны биләмәләрен судан арындырдылар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Республиканың Яңа Чишмә районы Архангел бистәсе торак пунктында күпер, шулай ук Тимофеевкада вакытлыча төзелгән күпер судан арындырылган. Шул ук торак пунктта өч йорт яны тирәсеннән су киткән.

Татарстанның Буа, Нурлат һәм Азнакай районнарында дүрт күпер, Кәчедәге грунтлы юл һәм Әки бистәсендәге йорт яны территориясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы контролендә кала.

Элегрәк «Татар-информ» кичә республиканың Азнакай районында кар эрү һәм көчле яңгырлар аркасында Тымытык авылы янындагы Ык елгасы аша салынган күперне су басканын хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100