Казанда үзизоляцияне бозган белешмәсез егеткә штраф яный

Бөтен шәһәр буйлап полиция патрульләре урамга өйдән чыгарга рөхсәт итү белешмәсеннән яки смс-пропусктан башка чыккан кешеләрне ачыклый.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүне бердәм тикшерү вакытында полиция хезмәткәрләренә белешмәсез һәм смс-пропусксыз кунакка барган Казан кешесе эләгә.

Егетне Ибраһимов проспектында туктаталар. Егет документларын өйдә онытып калдыруын, күрше йортка кунакка юл тотуын әйтә.

«Мин документларны онытканмын. Алар өйдә ята. Мин күршеләремә кунакка керергә генә чыктым», – диде яшь ир-ат.

Егетне полицейскийларның дәлилләре ышандырмый. Патруль машинасына утыртып егетне бүлеккә алып киттеләр, анда аңа административ беркетмә төзелә. Хәзер үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен аңа бер меңнән алып 30 мең сумга кадәр штраф яный.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, халыкның үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозучыларга карата күп санлы шикаятьләреннән соң, республика шәһәрләрендә патрульлек итүне көчәйтергә кушты.

Моннан тыш, үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозучыларны штрафка тарта ала торган затлар даирәсе киңәйтелде. Аларга 12 ведомство вәкилләре керә.