Яшел Үзән полицейскийлары йомырка эченә наркотик яшергән кешене тоткарлаган

Ир-ат наркотик матдәне үзенә куллану өчен саклавын таный.

(Яшел Үзән, 12 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Наркоконтроль бүлеге Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең патруль-пост хезмәткәрләре белән берлектә Бело-Безводный авылында наркотикларның законсыз әйләнешенә катнашы булган бер кешене тоткарлаган. Ул пластик йомырка эченә наркотик яшергән була.

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматлары буенча, 46 яшьлек ир-аттан пластик йомырка табып алына, аның эчендә яшел төстәге үсемлектән ясалган матдә була. Соңрак аның 129 грамм марихуана булуы ачыклана.

Шул ук көнне әлеге гражданинның яшәү урыны буенча тикшерү үткәрелә. Аның барышында «Westfalika» дип язылган полимер пакет эченнән газета төргәге, брезент капчык, пластик футляр, яшел төстәге үсемлек матдә салынган өч пластик банка табып алына. Экспертиза күрсәткәнчә, табылган матдәләрнең шулай ук наркотик — 0,42 грамм марихуана булуы расланган.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 228нче маддәсенең 2нче өлеше нигезендә (наркотик матдәләрне законсыз сатып алу, саклау, ташу, җитештерү, эшкәртү) җинаять эше кузгатыла.

Шик астына алынган бу ир, наркотик матдәне үзенә куллану өчен саклавын таный.