Әлмәттә яшәүчеләрнең алимент буенча 19 миллион сум бурычы җыелган

Бер көн эчендә суд приставларына 10 фатирның берсендә генә ишек ачтылар.

(Әлмәт, 12 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Алимент түләмәүчеләр белән көрәш дәвам итә. Әлмәттә аларның 19 миллион сумнан артык бурычы җыелган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бурычлыларны, гадәттә, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәләр, төзәтү эшләренә җибәрәләр, милекләренә арест салалар. Суд приставлары атна саен алар буенча рейдлар уздырып, тиешле чаралар күреп тора. Бурыч күләме 10 мең сумнан артып китә икән, кешенең машина йөртү хокукын чиклиләр. Бу алым үтемле, дип билгели суд приставлары. Аеруча такси хезмәтендә өстәмә акча эшләүчеләрне уйланырга мәҗбүр итә.

Бер көн эчендә суд приставларына 10 фатирның берсендә генә ишек ачтылар. 40 яшьлек ир-атның алимент буенча 600 мең сумнан артык бурычы җыелган. Әмма бу фатирда ул күптән яшәми булып чыкты. Бүген биредә яшәүче хуҗаның сүзләрен актка теркиләр. Закон буенча ир-ат яшәү урынын үзгәртүе турында хәбәр итәргә тиеш булса да, ул качып йөрүне кулайрак дип тапкан. Хәзер аны эзләүгә керешәчәкләр.

Суд приставлары сүзләренчә, 2020 елда барлыгы 23 бурычлы административ җаваплылыкка тартылган, 7 кешегә карата җинаять эше ачылган, утыздан артыгын эзлиләр.