news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә янгында бер пенсионерны һәм ике кызны коткарганнар

61 яшьлек хатын-кыз һәм 11 яшьлек укучы кыз төтен белән агуланган, аларны ашыгыч ярдәм табиблары караган.

Әлмәттә янгында бер пенсионерны һәм ике кызны коткарганнар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә янгын вакытында төтен белән тулган подъездан бер хатынны һәм ике кызны коткарганнар. Бу хакта Россия буенча Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичә, 11:20 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Төзүчеләр проспектындагы 21 нче йортның дүртенче катында электр щитына ут кабу турында хәбәр итәләр. Шуның аркасында подъезд төтен белән тула.

Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр коткару битлекләре ярдәмендә йорттан 61 яшьлек хатынны һәм 11 яшьлек ике кызны алып чыккан. Пенсионер һәм укучыларның берсе төтен белән агуланган, аларны ашыгыч ярдәм табиблары караган. Хатын-кыз һәм укучы бала хастаханәгә ятудан баш тарткан.

Янгын мәйданы 1 квадрат метрны тәшкил иткән. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазларын куллану һәм урнаштыру кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100