Казанда «Тойота» шоферы юл билгесенә игътибар итмәгән һәм авария китереп чыгарган

Юл-транспорт һәлакәте кичә иртән Профсоюзлар һәм Университет урамнары чатында булган.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Казанда «Тойота» шоферы юл билгесенә игътибар итмәгән һәм авария китереп чыгарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 7.05 сәгатьтә «Тойота Камри» автомобиле шоферы Профсоюзлар һәм Университет урамнары чатында, башлангыч мәгълүматларга караганда, «Башка машинага юл бир» дигән юл билгесе таләбен үтәмәгән һәм 44 яшьлек ир-ат идарә иткән «Лада Веста» автомобиле белән бәрелешкән», - дип белдерделәр шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә чит ил автомобиле тротуарга килеп кергән, ә «Лада Веста» юлдан читкә чыгып, бинага килеп сыланган.

Авариядә «Лада»ның йөртүчесе һәм 10 яшьлек пассажиры зыян күргән.