Казанда массакүләм авария нәтиҗәсендә ике кеше хастаханәгә эләккән

Юл һәлакәте Җиңү проспекты белән Аграр урамы киселешендә булган.

(Казан, 12 март, "Татар-информ"). Казанда Җиңү проспектындагы массакүләм авария нәтиҗәсендә ике ир-ат хастаханәгә эләккән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә Җиңү проспекты белән Аграр урамы киселешендә "Лада Гранта" автомобиле йөртүчесе дөрес дистанция сайламаган һәм алда торган "Лада Приора" автомобиленә бәрелгән", – дип ачыкладылар Казан Дәүләт автоинспекциясендә.

Авариядә "Лада приора" йөртүчесе һәм аның пассажиры зыян күрә.