Татарстанда ел башыннан аварияләрдә үлүчеләрнең саны 2,2 процентка арткан

100 зыян күрүчегә 9,3 һәлак булучы туры килә

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Алсу Сафина). Ел саен республика юлларында якынча 700 кеше үлә. Агымдагы елның ике аенда юл-транспорт һәлакәтләре санының 7 проценттан артыкка һәм зыян күрүчеләрнең саны 5,7 процентка кимүе фонында юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрнең һәлак булуы 2,2 процентка арткан. Бу хакта бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкатъ Миңнеханов катнашты.
Министр урынбасары сүзләренчә, М7 һәм М5 федераль трассаларында гына 11 кеше үлгән, һәм алар барысы да ашыгыч ярдәм килгәнче урында ук җан биргән.
Зыян күрүчеләрнең 65 проценты медицина учреждениеләренә китерелгән, аның 70 проценты – беренче дәрәҗәдәге травмотология үзәкләренә.
Фатыйхов билгеләп үткәнчә, ашыгыч ярдәм күрсәтү өлкәсендә алга китеш бар. “ЮХИДИ хезмәткәрләре тиешле әзерлек узды, барлык юл-транспорт һәлакәтләрендә ашыгыч ярдәм бригадалары килгәнче трассаларда 100 процент очракларда беренче ярдәм күрсәтелгән. Тулаем алганда, республикада бу күрсәткеч 52 процентка җитә”, - дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары. Шул ук вакытта зыян күрүчеләр алган җәрәхәтләрнең авырлаша баруы гадәттәгечә кискен проблема булып кала бирә, дип ассызыклады ул.