news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда транспорт компаниясенә чүп өеме өчен 100 мең сум штраф салынды

Хокук бозучылар басуда төзелеш чүп-чары, агач, полиэтилен калдыклары ташлаган.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Экология министрлыгы инспекторлары республикадагы бер транспорт компаниясенә 100 мең сум штраф салган. Бу оешма Тукай районындагы Биклән авылы янында чүплек ясаган. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инспекторлар авыл территориясендә төзелеш, полиэтилен калдыклары, агач тапкан. Тикшерү вакытында бу җир кишәрлегенең бер транспорт компаниясенеке булуы ачыклана.

«Юридик затка карата „Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки җитештерү һәм куллану калдыкларын зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү“ маддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Бүгенге көндә чүплек бетерелде. Әмма хокук бозучыга 100 мең сум штраф түләргә туры киләчәк», — диделәр матбугат хезмәтендә.

2019 елдан башлап Россиядә «Экология» илкүләм проекты уздырыла. Ул Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә эшләнгән. Проектның төп бурычлары каты коммуналь калдыклар белән эшләүнең комплекслы системасын һәм территорияләрне рекультивацияләүне формалаштыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100