Казанда ис газына 5 кешелек гаилә агуланган

Алар арасында 3 бала да бар.
(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанның Константиновка бистәсендә 5 кеше ис газына агуланган. Бу хата Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.Идарә тармагы җиткергән мәгълүматка караганда, зыян күрүчеләрнең өчесе – балалар. Алар авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган. Олы кешеләрнең хәле уртача авырлыкта диелә. Алары шәһәрнең 7 нче номерлы клиник хастаханәсенә озатылган.