news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фатирда тәмәке тарту аркасында, Яшел Үзәндә биш катлы йортта янгын чыккан

Төтен баскан фатирдан 36 яшьлек ир-атны коткарганнар, йорттагы 10 кеше үзләре өйдән чыккан.

Фатирда тәмәке тарту аркасында, Яшел Үзәндә биш катлы йортта янгын чыккан
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә яшәүче ир-ат фатирда тәмәке тарту аркасында, биш катлы йортта янгын чыккан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 23.29 сәгатьтә Энгельс урамындагы 11 нче номерлы йортта янгын турында 101 номерына хәбәр иткәннәр.

Янгын сүндерүчеләр урынга килгәч, биш катлы йортның өченче катындагы фатирда диван януын ачыклый.

Коткаручылар килгәнче үк, йорттан ун кеше үзләре чыга. Төтен баскан фатирдан 36 яшьлек ир-атны коткаралар.

Янгын 0,5 кв. м. мәйданда була. Якынча ачыкланганча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында башланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100