Парижда шартлау аркасында дүрт кешенең гомере өзелгән

Аларның икесе – янгын сүндерүчеләр.
(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”).  Париж үзәгендәге пекарня бинасында шартлау 4 кешенең гомерен өзгән.  Бу турыда Франция эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе Кристоф Кастанер хәбәр итә. Associated Press шул хакта яза.Һәлак булган кешеләрнең икесе янгын сүндерүчеләр, дип ачыклык кертте министр. Аның сүзләренчә, 47 кеше яраланган, 10 кеше бик авыр хәлдә.Шимбә, 12 гыйнварда Парижның тугызынчы округында пекарняда башта янгын чыккан, аннары шартлау булган. Янгын сүндерүчеләр һәлакәт газ чыгу аркасында булган дип фаразлый.