Әлмәттә бер транспорт компаниясенә 400 мең сум штраф салганнар

Инспекторлар сәүдә базасы территориясендә куркыныч калдыклар белән пычранган участокка тап булган.
(Әлмәт, 12 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә бер транспорт компаниясен туфракка зыян китергән өчен 400 мең сум штраф салганнар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Инспекторлар сәүдә базасы территориясендә куркыныч калдыклар белән пычранган участокка тап булган.Ачыкланганча, узган елның апрель аенда  складны арендага алган Башкортстан компаниясе бу урынны ташлап китә. Ләкин киткәндә алар биредә техник күкерт тутырылган капчыклар ташлап калдырган була. Шуның нәтиҗәсендә куркыныч матдәләр туфракның 11 кв. м мәйданына зыян китергән.