Декабрь башында Баулыда юл-транспорт һәлакәтләре арткан

Аларда 6 кеше зыян күргән

 (Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Декабрь башында Баулы районында юл-транспорт һәлакәтләренең артуы теркәлгән. ЮХИДИнең Баулы бүлекчәсендә хәбәр итүләренчә, 2 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр зыян күрүчеләр белән 4 һәм тугыздан артык механик авария теркәлгән.
Әлеге юл-транспорт һәлакәләрендә 6 кеше зыян күргән – аларның барысы да төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә ителгән. Аварияләрнең кинәт артуына һава торышы – кар, бозлавык та йогынты ясаган.
Аварияләрнең күпчелеге Казан-Оренбург, Мәскәү-Чиләбе трассаларында, Баулы-Октябрьский автоюлында булган, дип хәбәр итә “Хезмәткә дан” газетасы.