Казан кешесе унтугыз тапкыр рәттән мошенникларга акча күчергән

Банк хезмәткәре булып шалтыратучы кеше бу хатын-кызның 300 мең сумга якын акчасын урлый.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда яшәүче бер ханым 19 тапкыр рәттән мошенникларга акча күчерә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казаннан 39 яшьлек хатын-кыз алдакчылар корбаны була. Тикшерү мәгълүматларыннан күренгәнчә, үзен банк хезмәткәре дип шалтыратучы кеше аның исеменә кредит рәсмиләштерелүен хәбәр итә. Бу мәгълүматны тикшерү өчен, җинаятьче хатын-кызга үзенә кредит рәсмиләштерергә тәкъдим иткән. Шуннан соң хатын-кыз шалтыратучыга 295 мең сум акча күчергән: 200 мең сумы кредитка киткән, ә 95 меңе шунда ук процентларны түләү өчен булган.

Шул ук көнне кич белән хатын-кыз бөтен мәгълүматны ачыклау өчен банк бүлекчәсенә шалтырата һәм анда аңа мошенниклар корбаны булганлыгын хәбәр итәләр. Аннары ул полициягә мөрәҗәгать итә, җинаять эше кузгатыла. Хәзерге вакытта җинаятьнең барлык детальләре ачыклана.

Полицейскийлар таныш булмаган номерларга акча күчерергә ярамавын, бөтен мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк булуын искәртә.